Казакларская сельская библиотека - филиал № 15

“Килен токмачы бәйгесе үткәрелде.

Иң беренче чиратта кичәне ачып җибәрү өчен сүзне авылыбыз китапханәчесе Низамиева Лилия Рашит кызына һәм мәдәният йорты мөдире Закирова Райхана Рашитовнага бирелде.Алар килен токмачының тарихы белән таныштырып үттеләр һәм сәхнәгә уңган киленнәрен чакырдылар.

    Алар арасында Садыкова Рузалия,Хакимова Рәмзия,Сафина Талия,Исламова Зөлфия,Зарипова Гөлфия иде.Киленнәребезнең ярыштагы бурычлары итеп токмач җәю һәм кисү.Ярыш матур концерт номерлары белән үрелеп барды.Концерт үткәрүдә булышкан Шакирова Сүрия,Габдрахманова Гөлнара,Ибрагимов Рамил,Низамиев Рәсимгә бик зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.

      Ярыш барышында киленнәргә төрле матур сораулар бирелде,алар үзләренең килен булып тошкән вакытларын сагынып искә алып сөйләп киттеләр.

   Ә инде ярышыбыз ахырында жюри әгъзалары  5 номинация буенча билге куярга тиешләр иде һәм алар карары буенча авылыбызның  иң нечкә кисүче Исламова Зөлфия,иң түгәрәк кисүче Хакимова Рәмзия,иң юка җәюче Садыйкова Рузалия,иң җитез килен Зарипова Гөлфия,ә иң уңган килен Сафина Талия  булуы ачыкланды.