"Балачак шагыйре" күргәзмә
13 мартта Казаклар авыл китапханәсендә искиткеч балалар язучысы Сергей Владимирович Михалкованың тууына 110 ел тулуга багышланган "Балачак шагыйре" тәрбия сәгате узды,күргәзмә эшләнде.
Китапханәдә балаларны язучының тормышы һәм иҗаты белән таныштырды, күргәзмәдә тәкъдим ителгән китапларга күзәтү ясады. Балалар викторинада актив катнаштылар, әсәрләрдәге геройларны, әкият һәм әкиятләрдән өзекләрне искә алдылар.