Ярдәмчел булырга өнди
Казаклар авыл китапханәсендә Ләлә Гыймадиеваның туган көне уңаеннан китап күргәзмәсе эшләнде, һәм китап укучы балалар белән Ләлә Гыймадиеваның "Ике әни һәм бер математика" китабы белән якыннан танышып үттек.Укучылар белән бу китапка тупланган хикәяләрен укыдык,укыган әсәрләр буенча әңгәмә корып,фикерләрене бүлештек.. Ләлә Гыймадиева әсәрләрендә укучыларны балалар бакчасы, мәктәп дөньясы белән таныштыра. Балаларны дуслыкның кадерен белергә, тирә-юньдәге кешеләргә игътибарлы, ярдәмчел булырга өнди.