Казакларская сельская библиотека - филиал № 15

"Кышкы матурлык"фотокүргәзмә.

Кышкы матурлыкка сокланып  туеп булмый.Кышкы иртәдән матур вакыт бар микән, әле тапталмаган карлы сукмак, күбәләк - күбәләк кар ява. Табигать нәрсәгәдер әзерләнгән сыман..

   18 январь көнне Казаклар авыл китапханәсендә «Кышның матурлыгы»исем астында фотокүргәзмә эшләдек.Бу фотокүргәзмәдә китапханәгә килгән укучылар кыщкы табигатьнең матурлыгын  үзләре төшергән фотоларны, шулай ук күргәзмәгә кышкы матурлык турында әдәби китапларда урнаштырдык.

   Укучыларга китапханәдән Флера Мәрдәнованың «Без ясаган кар бабай»,Сөләймән «Бәйләнчек кар»китапларын укырга, «Табигать күренешләр энциклопедиясе» китабы ярдәмендә карның үзенчәлекләре турында укып белемнәрен арттырырга тәкъдим итәм.

https://vk.com/id763439830