Өлкәннәрдә бар хикмәт. Очрашу
Ел саен 1 октябрьдә бөтен илебез Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үтә. Бу көнне барлык өлкәннәрне - сугышта катнашкан каһарманнарыбызны, аннан соңгы авыр елларда илебезне торгызуда фидакарьләрчә хезмәт куйган ветераннарны, өлкәннәрне кайгырту матур традициягә әйләнде.
Шул форсаттан файдаланып Казаклар мәдәният йорты,китапханә берлектә бәйрәм кичәсе үткәрде.Бәйрәмдә мәктәп укучылары матур әсәр сәхнәләштереп күрсәтеп үттеләр,аннан авылыбыз үзешчәннәре матур җырлары,биюләре белән күңелләргә ял бүләк иттеләр.Ахырда мәдәният йорты директоры Мингазов Илдүс өлкәннәребезгә изге теләкләрен җиткереп матур җыр белән кичәбезне тегәлләде.
Шулай ук өлкәннәребезгә ихтирам тәрбияләүне бурыч итеп кече яшьтән ук балаларга тәрбия бирү кирәктер.Казаклар авылы балалар бакчасында да үз чиратныда үз өлешен кертеп өлкәннәребезгә багышлап матур шигырьләрен биюләрен бүләк иттеләр.