"Эх,күңелле балачак" уеннар
5 сентябрь көнне Казаклар авылы китапханәсе ишегалдында яшь укучылар җыелды. Алар өчен урамда "Эх,куңелле балачак"дигән чара үткәрелде. Чара башында кычкырып укулар уздырылды.Балалар китапханәче белән берлектә хикәяләр һәм әкиятләр укыдылар.Аннары барысы да рәхәтләнеп халык уеннары уйнады .Шаян сорауларга җавап бирделәр, күңелле табышмаклар чиштеләр. Бәйрәм дәвамында шаяру,уйнату һәм көлке көлү яңгырады.