Бөтендөнья язучылар көне.Күргәзмә
3 март Бөтендөнья язучылар көне буларак билгеләп үтелә. Аны уздыру турындагы карар “International PEN Club”ның 48нче конгрессында, 1986 елда, кабул ителә. 1921 елда оешкан халыкара язучылар берлеге − ПЕН-клубның башлангычы Лондонга барып тоташа. “PEN” аббревиатурасы Poets, Essayists, Novelist сүзләреннән барлыкка килгән, инглиз теленнән тәрҗемә иткәндә, ул шагыйрьләр, очерк һәм роман язучылар дигәнне аңлата.