Нурислам Хәсәновка - 80 яшь
Язучы-прозаик Нурислам Габдулла улы Хәсәнов 1941 елның 1 мартында Татарстанның Теләче районы Шәтке авылында колхозчы гаиләсендә туа. Шәтке җидееллык мәктәбен һәм 1959 елда Олы Нырсы авылы урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казанга килеп, 5 нче номерлы һөнәри-техника училищесында укый. Завод станокларын ремонтлау слесаре белгечлеге буенча һөнәри белем алгач, ул 1960-1964 елларда Казан моторлар төзү заводында хезмәт юлын башлый.