“Кышкы матурлык”
Максаты:Балаларга әйләнә тирә матурлыкны күрә белергә,саклый белергә өндәү.
Барышы: Китапханәгә килгән укучылар белән иң элек кыш аена багышланган шигырьләр белән танышып киттек.Аннан матурлыкны кем ничек аңлый шул турыда әңгәмә кордык.Ахырда укучылар шул матурлыкны альбом битләренә төшерделәр. Аннан соң без шул рәсемнәрдән күргәзмә оештырдык.