Казакларская сельская библиотека - филиал № 15

"Туган ягым -яшел бишек"күргәзмә.

 https://vk.com/id179041841

Гомәр Бәширов. (1901 - 1999) Гомәр Бәширов 1901 елның 7 гыйнварында элеккеге Арча волостеның Яңа Сала авылында крестьян гаиләсендә туа. 7 яшеннән мәзиндә кыш буе белем ала, икенче елны мәдрәсәгә керә. Ләкин ул мәдрәсәне тәмамлый алмый: аның абыйсын солдатка алалар. Әтисе бик еш авырый башлаганга күрә, төп авырлык Г.Бәширов җилкәсенә төшә. 1919 елның җәендә язучы Арча өязенең Урта Бирәзә авылында укытучы булып эшли башлый.