Казакларская сельская библиотека - филиал № 15

"Торналар төшкән җирдә" китап күргәзмзсе

Язучы, әдәбият галиме һәм тәнкыйтьче Мөхәммәт Сөнгат улы Мәһдиев 1930 елның 1 декабрендә Татарстан АССРның Арча районы Гөберчәк авылында туган. 1944 елда Сикертән авылындагы җидееллык мәктәпне һәм 1947 елда Арча педагогия училищесын тәмамлаганнан соң, шул ук районның Сеҗе урта мәктәбеңдә бер ел өлкән пионервожатый булып эшли, аннары, 1948 — 1950 елларда, хәзерге Саба районының Керәнле җидееллык мәктәбендә тарих фәне укыта. ... 1959 елда, читтән торып укып, Казан дәүләт педагогия институтының тарих бүлеген тәмамлый.