"Табигать без синең дусларың" кичә үткәрү
Кеше - табигатьнең аерылгысыз бер өлеше. Ул табигатьтән башка бер генә көн дә, бер генә сәгать тә, бер генә минут та яши алмый. Аңа су, һава, азык -төлек, җылылык һәм яктылык кирәк. Шуңа күрә табигатькә мөнәсәбәт, кешеләргә мөнәсәбәт кебек үк, гуманлы, шәфкатьле булырга тиеш. Укучылар белән "Табигать без синең дусларың" чара үткәрдек.
Укучылар экологик темага кызыклы сорауларга җаваплар бирделәр,табигать турында мәкалъләр тупладылар,башваткычлар чиштеләр.Аннан укучыларны табигатькә карата төрле китаплардан торган күргәзмә белән таныштырып үттем.