"Күренекле сәнгать кешесе-Ю.Сафиуллин" әңгәмә.
Юныс Габдулла улы Сафиуллин — татар драматургы, артист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (1996), СССР Язучылар берлеге әгъзасы. Юныс Габдулла улы Сафиуллин 1947 елның 18 октябрендә Татарстанның Яшел Үзән районы Бакырчы авылында туа. Акъегет сигезъеллык урта мәктәбен тәмамлагач, 1962 елда Казан театр училищесына укырга керә, аны 1966 елда уңышлы тәмамлый. Аны Республика күчмә театрына эшкә билгелиләр...