"Ак яулыклы әнием" Тематик кичә
"Гүзәл" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, китапханәче, мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан Әниләр көненә карата тематик кичә уздырылды. Балалар әниләрен үзләренең матур җырлары, шигырьләре, биюләре белән шатландырдылар. Мәдәният хезмәткәрләре дә үзләренең матур җырларын әниләргә багышладылар. Шулай ук әниләр белән "Балаңны беләсеңме?" дигән кызыклы уен да оештырылды.