Гомерләр зая узмасын
"Өлкәннәр көне" барлык өлкән яшьтәге кешеләргә намуслы хезмәтләре, аларның олы тормыш тәҗрибәсе, игелекләре һәм зирәклекләре өчен тирән хөрмәт белдерү һәм җылы сүзләр әйтү мөмкинлеге бирә.Өлкәннәр көнен юкка гына зирәклек һәм күңел җылысы бәйрәме дип атамыйлар. Моннан тыш, бу бәйрәм яшьләргә кешелек мөнәсәбәтләре, тугрылык, бурыч, җаваплылык һәм үз-үзеңне корбан итү кыйммәтләре турында искәртергә тиеш. Өлкәннәр турында кайгырту безнең йөрәкләрдә мәхәббәт, рәхмәт, шәфкатьлелек һәм мәрхәмәтлек хисләре тәрбияли. Без өлкәннәрне хөрмәт иткән җәмгыятьнең киләчәге барлыгын онытмаска тиеш.
2 октябрь көнне Өнсә авылының өлкән әбиләре мәдәният йортына "Гомерләр зая узмасын " дип аталган кичәгә җыелды. Монда алар өчен чәй өстәле һәм концерт номерлары әзерләнгән иде. Кичәне авылыбызның имам-хатибы Әнвәр абый Гарипов үзенең вәгазьләре белән башлап җибәрде. Ватаныбызны сакларга киткән солдатларга догаларын җиткерде. Чәй өстәле артында хөрмәтле әбиләребез үзләренең яшь вакытларын, спектакльләр куеп йөргәннәрен искә төшерделәр. Авыр сугыш елларын искә төшереп күз яшьләренә дә ирек бирделәр. . Мәдәният хезмәткәрләре аларның күңелләрен дәртле биюләр, котлау сузләре һәм матур жырлар белән күрделәр. Бәйрәмнән өлкәннәр бик канәгать булып, җылы хисләр, матур тәэсирлэр белән таралыштылар.
Күрештегез бүген биредә.
Ходай насыйп итте барыгызга
Җыелышып монда килергә.
Таныш сукмак, таныш урамнардан
Салмак кына атлап, җай гына.
Өлкән буын килә, әйтерсең лә
Яшьлегенә кайта аз гына.
Күпме тапкыр үтелгән бу сукмактан
Әле генә кебек, кичә генә.
Гомер үткән: кемгә 60, 70, 80,
Йөрәк кенә һаман унсигездә.
Таныш йөзләр, якын хезмәттәшләр
Бәйрәм табынына бүген килгән.
Хатирәләр бик күп, сөйләр сүзләр.
Истәлекләр, үзең генә белгән.
Өлкән буын ихтирамга лаек,
Безгә - маяк , тормыш юлыбызда.
Сәламәтлек, шатлык, ак бәхетләр
Без телибез бүген барыгызга.
Бала, оныкларга кирәк булып
Кадер, хөрмәт кенә бары тоеп.
Яшәгезче әле, картаймагыз,
Яшь бара бит, диеп, уфтанмагыз.
Сез булганда, әле без -бәхетле,
Нур бөркелә сезнең йөзегездән!
Очрашулар тагы насыйп булсын,
Аерыласы килми үзегездән!