Инсинская сельская библиотека - филиал № 14

9 мая

Бүген авыл җирлеге башлыгы Әминов Алмаз Әхәт улы 9 Май-Җиңү бәйрәме уңаеннан тыл ветераннарына район хакимияте башлыгы тарафыннан бирелгән бүләкләрне тапшырды. Өнсә авылында бүгенгесе көндә исән-сау яшәп ятучы 2 тыл ветераны бар: Рахматуллина Рәшидә апа һәм Лотфуллина Надира, минем кайнанам. Алар бик олы яшьтә булуларына карамастан, хуҗалык эшләрендә катнашалар, сәламәтлекләреннән зарланмыйлар. Кызганыч, әле күптән түгел Шәехова Сөембикә апаны югалтсак, бүген исә тыл ветераны Зәбирова Нурания апаны соңгы юлга озаттык. Урыннары җәннәттә булсын.