Җыр кебек тормыш
Бүген, 15нче февраль көнне, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 ел тула. Муса Җәлил – татар халкының бөек шагыйре, Советлар Союзы Герое. 1925 нче елда Җәлилнең «Барабыз» исемле беренче китабы чыга. Сугышка кадәрге елларда шагыйрь бик күп шигырьләр, җырлар, «Хат ташучы» поэмасын, «Алтынчәч», «Илдар» исемле опера либреттоларын яза.Муса Җәлил дигәндә без батырлык,каһарманлык,талантлылык,тугрылык, кебек сүзләр кулланабыз.Ул чыннан да, бу сүзләрнең һәммәсенә лаек шәхес. Тоткынлыкта язган шигырьләре 2 дәфтәр булып туган илгә кайта. ”Моабит дәфтәрләре” дип йөртелә алар. Дәфтәрләрдәге шигырьләрдә ничек кенә булмасын, мескенләнү дә, төшенкелеккә бирелү дә, язмышка кул селтәү дә юк. Аларда җиңүгә ышаныч, туган илгә мәхәббәт, фашизмга нәфрәт хисләре чагыла.
Өнсә авылы китапханәсендә герой-шагыйрь М. Җәлилгә багышланган кичә булып узды. Анда башлангыч сыйныф укучылары һәм балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр катнашты. Укучылар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, аудиоязмада шигырьләрен тыңладылар, шагыйрьгә багышланган презентация карадылар.