Инсинская сельская библиотека - филиал № 14

Әфган- күңел ярасы

15 февраль көнне Өнсә мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә әфганчы Шәрипов Мөнир абый белән очрашу оештырылды. Очрашуда Өнсә башлангыч мәктәбе укучылары, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр катнашты. Мөнир абый кыскача гына үзенең әфган сугышында ничек катнашуын, анда икенче бер авылдашы белән очрашуын, медальләре турында сөйләп китте. Безнең районнан бу сугышта 4 егет һәлак булуын әйтеп үтте. Без шундый авылдашыбыз белән горурланабыз. Аңа исәнлек-саулык телибез.