Инсинская сельская библиотека - филиал № 14

Татарча диктант яз

10 сентябрь көнне Өнсә китапханәсе "Татарча диктант яз" акциясенә кушылды. Диктанетны Каенлык төп гомуми белем бирү мәктәбендә яздык. Диктантны мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ибраһимова Гөлнар Илсур кызы яздырды. Диктант өчен бик уңышлы текст сайланган иде. Халык язучысы Г. Бәширов әсәреннән бик тәэсирле, тирән эчтәлекле өзек һәркемнең күңеленә хуш килде.