Нәүрүз- халкыбыз бәйрәме
Һәр ел саен язгы чәчүләр алдыннан уздырыла торган Нәүрүз бәйрәменең быелгысы да матур итеп узып китте. Әлеге гүзәл язгы бәйрәмне Өнсә авылы мәдәният хезмәткәрләре оештырган иде.
Ач, ишегең, керәбез
Нәүрүз әйтә киләбез,
Аш-сый көтеп торабыз,
Нәүрүз-мөбәрәкбад.
Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга туры килгән. Көн белән төн тигезләшкән көнне кешеләр бер-берсенә ягымлы, игътибарлы булганнар, бәхет-шатлык, тәннәренә сихәт, күңелләренә игелек нуры теләгәннәр.
Бәйрәм алдагы көнне йорттан-йортка кереп “нәүрүз әйтеп”бүләк җыю белән башланып китте.Бу эшне инде,әлбәттә, балалар бик теләп башкардылар. Бәйрәм үткәрү өчен бик күп күчтәнәч җыелды. Бәйрәм өстәле төрле тәм-томнардан сыгылып торды.
Икенче көнне авыл халкы, кунаклар, бала-чагалар Өнсә мәдәният йорты каршындагы мәйданга җыелдылар. Бәйрәмне Өнсә авылы мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Шәрипова Гөлнәзирә ачып җибәрде. Ул Нәүрүз бәйрәме тарихы белән таныштырды, кунакларны бәйрәм белән котлады.
Бәйрәм укучылар тарафыннан әзерләнгән театральләштерелгән тамаша белән дәвам итте. Тамашачы яз кызы Нәүрүзбикәне (Джанибекова Манежа) көчле алкышлар белән каршы алса, үзенең биләмәләрен Нәүрүзбикәгә бирмәс өчен тартышкан Кыш бабайны (Сабиров Әмир) да үз итте. Кыш бабай ничек кенә тырышмасын, үзенең тәхетен Нәүрүзбикәгә калдырырга мәҗбүр булды. Яз кызы- гүзәл Нәүрүзбикә, такмак әйтә-әйтә кунакларны котлады, яңа елда уңышлар, муллык, күктән яңгыр, кояштан җылылык теләде. Шулай ук кунакларны мәкаль-табышмаклар әйтеп сынады. Бәйрәмгә җыелган халык рәхәтләнеп күңел ачты: күңелле уеннарда катнашты, биеде, кайнар коймак һәм чәйдән, казанда пешкән Нәүрүз боткасыннан авыз итте.
Өнсә авылында төрле милләт вәкилләре дус-тату яши. Алар да бу бәйрәмне түземсезлек белән көтеп алалар. Авылыбызга кайтып урнашып, үзләренең крестьян-фермер хуҗалыгын ачып җибәргән Джанибековлар гаиләсе ел да зур казан белән пылау пешереп авыл халкын сыйлыйлар, күчтәнәчләрен бирәләр. Авыл халкы аларга бик рәхмәтле.
- Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42218918-14/
- Телефон: +79053142260
- E-mail: lotfullinagulira@yandex.ru
- Адрес: Высокогорский р-н, с. Инся, ул. Колхозная, д. 7А