Праздник 8 Марта
8 Март Халыкара-хатын кызлар бәйрәме уңаеннан Өнсә авыл китапханәсе авылдашыбыз Гарифуллина Наилә апаның кул эшләреннән торган күргәзмә оештырды. Наилә апаның кул эшләре искиткеч, күз явын алырлык. Ул әле китапханәнең даими китап укучысы да. Олы яшьтә булуына карамастан, ул һәрнәрсә белән кызыксына, күп укый. Саулык-сәламәтлек, якты көннәр аңа.