Инсинская сельская библиотека - филиал № 14

И. Шакиров

Бүген татар халкының легендар җырчысы Илһам Шакировка 86 яшь тулган булыр иде.
Илһам Шакиров 1935 елның 15 февралендә Татарстан АССРның Сарман районы Яңа Бүләк авылында тимерче гаиләсендә туа. Яшьтән үк җыр, музыка белән мавыга. 1954 елда Теләнче-Тамак урта мәктәбен тәмамлагач, шул елда ук ул Казан музыка училищесына укырга керә. ... Татар җыр сәнгатендә иң күренекле, иң атаклы, үз җырлау манерасы, үз мәктәбе, үз юлы булган җырчы ул Илһам Шакиров. Гаять зур диапазонлы, киң колачлы бай репертуарга ия булган И.Шакиров башкаруында халкыбызның теләсә кайсы җыры да гаҗәеп бер үзенчәлек, моң, аһәң белән яңгырый. Ул халкыбызның хәтер түрендә онытылып яткан әллә никадәр көй-җырларын казып чыгарып, яңадан халкына кайтарып бирде.
Аның таланты турында Роберт Миңнуллин менә шушы шигырендә әйтеп бирә.
Татар моңының таҗы
Нур җырлыйсың!
Өзелә бит
Гармунның күрекләре...
Җырчылар күп ул татарда,
Юк синең кебекләре!

Юк шул синең кебекләре...
Бәлки, туарлар әле?!
Аларны да елый-елый,
Бәлки, тыңларлар әле?!
Ну җырлыйсың!
Син меңнәрнең
Үзәген өзәсеңдер.
Без түзәбез инде, үзең
Ничекләр түзәсеңдер?

Безнең язмышлар - карурман,

Адаштык шул урманда.

Бәлки әле, чыгалырбыз

Синең моңың булганда...
Синең моңың әле безгә

Кирәк, кирәк булачак!

Син дә тынсаң, татар җаны


Туңачак та тыначак.
Син татарның асыл моңы,

Татарның кадерлесе!

Син татарымның үткәне,

Бүгенге-хәзергесе...
Киләчәктә синең җырны

Аңлаучы табылырмы,

Яңа татарның җанына

Ул барып кагылырмы?
Синең моң, ялгыз кош кебек,

Чиксезлектә сулмасмы,

Сыеныр бер күңел эзләп,

Бәрелеп-сугылмасмы?...
Ул чагында ул моң кошы

Ялгызы бәргәләнер,

Бәргәләнер дә әрнер ул,

Бәргәләнер дә әрнер...
Ә шулай да өмет өзмик!

Алай ук булмас әле.

Ни булса да күңелләрдә

Синең моң тынмас әле!
Син татар моңының таҗы,

Син Моң дигән Ил ханы.

Син татарның тыңлап туймас,

Мәңге тынмас Илһамы!
Ну җырлыйсың... һәрбер җырың

Бәгырьләргә үтәрлек!

Синдәге моң татарымның

Гомеренә җитәрлек!
Роберт Миңнуллин