Инсинская сельская библиотека - филиал № 14

"Хәзинә тапкан әдип"


 Күренекле татар язучысы, драматург, публицист һәм күренекле җәмәгать эшлеклесе, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Гариф Ахуновның тууына  95 ел.

Өнсә китапханәсе шул уңайдан контакт челтәрдә  язучы турында мәгълүмат урнаштырды.

Әдәбиятка ул "Галләм сорау бирә" дигән хикәясе белән 1951 елда килеп керә. Шуннан соң" Яшьлек яме", "Канатлар кая илтә", "Чикләвек төше", "Ардуан батыр" кебек повестьлар, "Хәзинә", "Хуҗалар", "Идел кызы" кебек романнар иҗат итә. М.А.Шолоховның "Тын Дон"ын, Н.Погодинның "Баһадирлар"ын, А.С.Макаренконың "Педагогик поэма"сын татар теленә тәрҗемә итә. Г.Ахунов "Хәзинә" романы һәм "Чикләвек төше" повесте өчен Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.