Инсинская сельская библиотека - филиал № 14

" С новым учебным годом!"

Вакыт сизелми дә үтә шул ул... Ләкин һәр нәрсәнең үз вакыты – каникуллар да башлана һәм бетә, җәй артыннан көз, көз артыннан кыш чиратлап килә.... Менә бүгеннән уку вакыты – мәктәпләрдә яңадан белем алу вакыты да килеп җитте.
Бу көнне бигрәк тә 1 сыйныфка укырга керүчеләр көтәдер. Быел Өнсә башлангыч мәктәбенә 1 сыйныфка 4 укучы керә. Бу, әлбәттә, шатландыра. Димәк, авыл әле яши дигән сүз. Алга таба да укучылар булып торсын иде. Укучыларга белем үрләрен яулауда уңышлар телик. Бу бәйрәмдә Өнсә китапханәсе дә катнашты, нәниләрне котлап бүләкләр тапшырылды. Бәйрәмгә багышланган видеоролик эшләнде.