Инсинская сельская библиотека - филиал № 14

ТАССРга 100 ел.

2020 год- Год 100 летия ТАССР
1920 елның 27 маенда Бөтенроссия Үзәк башкарма Комитеты (ВЦИК) "Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы турында" Декрет кабул итә. ТАССР оешуга 100 ел тулуга Өнсә авылы китапханәсе 23 июльдә китаплар күргәзмәсе оештырды. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән басмалар безгә туган төбәгебезнең тарихы, Ватан хакына сугышкан һәм каһарманлык күрсәткән кешеләр, Татарстан Республикасының бүгенгесе турында сөйлиләр. Илдус Таһировның "На изломе историй" дип аталган китабында - төрле елларда язылган язмалар җыентыгында - заманыбызның тарихи мәсьәләләре, Татарстан Республикасы белән Россия Федерациясе арасындагы мөнәсәбәтләр турында бәян ителә. Бүгенге көндә нәшер ителә торган вакытлы матбугат: "Татарстан", "Идел", "Казань", "Республика Татарстан", "Вечерняя Казань" һәм башка газета-журналлар шулай ук республикабызның үсеш юлын, халкының бүгенге тормышын ачык күрсәтә.

 юлын, халкының бүгенге тормышын ачык күрсәтә.