Дөньякүләм китапханәләр көне
#КитапханәләрКөне
#Өнсәавылыкитапханәсе
Бүген Дөньякүләм китапханәләр көне. Мин үзем һөнәрем буенча татар теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты укытучысы. Ләкин язмыш шулай борылыш алды, миңа 2014 елда китапханәче булып китәргә туры килде. Кечкенәдән мин китап укырга ярата идем. Инде 5, 6 классларда ук зур-зур романнар укый идем. Гомумән, без- укып үскән буын. Китап кешене рухи яктан баета, тормышка карашын формалаштыра, үз фикерен булдыра. Китап хаталарсыз язарга , дөрес итеп эзлекле сөйләргә дә ярдәм итә. Бу һөнәр минем төп һөнәрем белән бик якын. Тик шулай да һәрбер эшнең үз үзенчәлекләре бар. Безнең коллектив бик тату, ярдәмчел. Бер-беребезгә булышып яшибез. Биектау Үзәк китапханәсе методистлары безгә һәрдаим ярдәм итеп торалар. Җитәкчебез- Лилия Сәлимҗан кызы Хәмидуллина. Тырыш, максатчан, яңалыкка омтылучы шәхес. Безнең борчуларыбызга борчылып, шатлыкларыбызга шатланып яши ул. Барыгызны да бәйрәм белән!