Инсинская сельская библиотека - филиал № 14

5 май- Гаилә көне.

15 май- Гаилә көне. Шул уңайдан Өнсә авылында 53 ел бергә гомер кичергән Рафис һәм Мөршидә Нотфулиннар гаиләсе турында язып үтәсем килә. Кызганыч, Рафис абый узган ел вафат булды. Алар - минем күршеләрем. Искиткеч тату гаилә, матур пар булып гомер иттеләр. Мөршидә апа 43 ел стажлы укытучы. Ул Өнсә мәктәбендә башлангыч сыйныфларда балаларга белем бирде. 31 ел мәктәпнең прорфсоюз оешмасын да җитәкләде.. 1998 елдан Ветераннар советы рәисе булып тора. Бәйрәмнәрдә, туган көннәрендә өлкәннәрне игътибарсыз калдырмый.
Рафис абый пенсия яшенә җиткәнче колхозда механизатор булып эшләде. Гел алдынгы урыннарда булды. Бу турыда аның күп санлы мактау грамоталары сөйли.
Мөршидә апа белән Рафис абый бер-берсен ярты сүздән аңлап яшәгән пар. "Бигрәк акыллы иде", - дип искә ала аны Мөршидә апа күз яшьләре белән. Догасыннан калдырмый.
Алар бер малай ике кыз тәрбияләп үстерделәр. Һәммәсе дә тормышта үз урыннарын таптылар, матур яшиләр. Мөршидә апа оныклар, балалар бәхетенә куанып яши. Бүгенге көндә улы Азат һәм оныгы Салават белән гомер итә. Көн дә тәмле ризыклары белән аларны эшкә озата, каршы ала. Ходай сәламәтлек бирсен аңа.