Инсинская сельская библиотека - филиал № 14

"И, туган тел!"

21.02.20 көнне Өнсә авылы китапханәсендә Халыкара телләр көненә карата “И, туган тел!” дип аталган тематик кичә булды.  Кичә барышында укучылар туган телгә карата бөек язучыларыбызның шигырьләрен сөйләделәр, мәкальләр әйттеләр,бирелгән табышмакларга җаваплар бирделәр. Кичә сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның “Туган тел” җыры белән тәмамланды.Туган телгә багышланган кичә бик эчтәлекле һәм күңелле үтте.