Дубъязская сельская библиотека - филиал № 13

Туган як

Һәрбер кешенең күңелендә туган төбәгенә, үзенең ата-бабалары яшәгән кече Ватанына мәхәббәт яши. Һәм иң мөһиме, бу мәхәббәт сүнмәсен, һәркем аны бөтен гомере аша уздырсын. Дөбъяз авыл китапханәсендә укучылар өчен “Туган як ” дигән туган якны өйрәнү күргәзмәсе оештырылды. Биектау районы оешуга 90 ел тулу уңаеннан. Күргәзмәдә бай тарихы һәм мәдәнияте булган гаҗәеп матур як турында китаплар тәкъдим ителде.