Сәйфуллин Илшат Гайнан улы
Сәйфуллин Илшат Гайнан улы 1971 елның 27 августында Татарстан Республикасы Биектау районының Ямаширмә авылында туган. 1988 елда Ямаширмә урта мәктәбен тәмамлап, Казан Педагогия институтына татар филологиясе факультетына укырга керә. 2007 елда аның балалар өчен Җиденче дәрес” дигән беренче китабы дөнья күрде. Якташы Илшат Сәйфуллин иҗатына күзәтү оештырылды. Китапханәче укучыларны язучының тормышы һәм иҗаты белән таныштырды, аның әсәрләреннән өзекләр укыды. Балалар игътибарына якташ язучыларның китаплары күрсәтелде.