«Хәтер кичәсе»
Бүген Дөбъяз мәдәният йортында Биектау районы "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы, "Гөлчәчәк" балалар бакчасы һәм район мәгариф бүлеге тарафыннан оештырылган, гомерен халкыбызның гореф-гадәтләренә таянып, балалар тәрбияләүгә багышланган Фәттахова Шамилә Тәүфикъ кызын искә алу кичәсе узды. Әлеге күркәм чарада Шамилә ханым турында якты хәтирәләре белән районыбызның балалар бакчалары мөдирләре, студент елларын бергә уздырган дуслары һәм гаиләсе уртаклашты.