Дубъязская сельская библиотека - филиал № 13

«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит»

Дөбъяз мәдәният йортында күп балалы гаиләләрдән беренче сыйныфка укырга баручы балаларга укучы рюкзаклары тапшырылды. Әлеге чарага Дөбъяз зонасына кергән авыллардан 25 бала килде. Бәләкәчләргә бүләкләрне Биектау муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Равил Хисамутдинов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Азат Зиганшин, Биектау муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф бүлеге  җитәкчесе Нияз Ахметзянов тапшырды.