«Сабантуе- хезмәт туе»
Сабантуй гасырлар буенча, нинди генә зилзиләләр булмасын, бик зур, бик тансык, бик шатлыклы, күңелләрне рәхәтләндерә торган милли туй булып, безнең көнгә кадәр үзенең иҗтимагый әһәмиятен, халык туе булу сыйфатын югалтмаган, мәдәни байлык һәм горурланырлык милли-мәдәни күренеш булуын дәвам иткән.
Татар халкының милли бәйрәме -Сабантуй халкыбызның.гореф-гадәтләре,йөлалары, җырлары һәм биюләре бергә. кушылган хезмәт бәйрәме. Дөбъяз авылында да барлык гореф- гадәтләрне истә тотып Сабантуе- Авыл көне бәйрәме үткәрелде.