«Балачак әдипләре»- знакомство с книгой
Балалар китабы ул- томыш сабаклары, гүзәллелек, гаделлек, мәрхәмәтлелек дәресләре дә. Балалар китабы ул- якын дус, акыллы киңәшче дә, тугрыклы иптәш, ышанычлы фикердәш тә. Балалар китабы ул вакытында чыккан якты кояш кебек, вакытында яуган шифалы яңгыр кебек, вакытында искән җил кебек...
Безнең китапханәдә яшь укучыларыбыз игътибарына «Балачак әдипләре» китабы тәкъдим ителде. Бу китап битләреннән балалар өчен язучы әдипләребезнең төрле буын вәкилләре белән анышып була. Ул татар әдәбияты классигы Гаяз Исхакыйдан башлап бүгенге көн шагыйре Ленар Шәехкә кадәр вакыт аралыгын үз эченә ала.