«Җәмилә Рәфхәт кызы Әхтәмова — татар шагыйрәсе, галимә»
Җәмилә Рәфхәт кызы Әхтәмова — татар шагыйрәсе, галимә 1967 елнын 6 маенда Татарстанның Зәй районыКадер авылында дөньяга килә. Бала чагы Тукай районының Иштирәк авылында үтә. Урта белемне Түбән Кама шәһәрендә ала. 1984 елда Татарстан Язучылар берлегеюлламасы белән Казан дәүләт университетының филология факультетына (әдәбият бүлегенә) укырга керә. Биш ел буе М.Мәһдиев, А.Яхин, А.Әхмәдуллин, Р.Ганиева, Х.Миңнегулов кебек остазлары хозурында укып үзенең филологик белемен арттыра. Казан дәүләт университетын тәмалагач, Татарстан Мәгариф министрлыгы юлламасы белән бер ел Лаеш районының Ташкирмәнавылы мәктәбендә укытучы булып эшли. Аннары, Казанга кайтып, шәһәрдә татар гимназияләре ачу хәрәкәте эшләренә якыннан торып катнаша, ахырда шуларның берсендә — 3 нче гимназиядә (хәзер 16 нчы татар гимназиясе) ике ел балаларга татар теле һәм әдәбияты укыта.
1992-1993 елларда ул Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театрында әдәби бүлек мөдире, «Мәгърифәт» газетасыредакциясендә хатлар бүлеге җитәкчесе булып эшли. Аннары, Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты сирәк китаплар һәм кулъязмалар бүлегендә аспирантура тәмамлый, «Йолдыз»газетасында әдәби тәнкыйть (1906-1918)» дигән темага кандидатлык диссертациясен яклый. Җ.Әхтәмова — 1999 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.