Дубъязская сельская библиотека - филиал № 13

Обзор журнала для юношества «Ялкын»

"Ялкын" журналы яшүсмерләр тормышы турында яза. Мәктәп тормышы, яшьтәш геройлар, четерекле сораулар - яшүсмерне борчыган төрле темалар. 

 1924 елдан «Татарстан» газетасында Муса Җәлилнең 9-14 яшьлек балалар өчен журнал чыгарырга кирәклеге турында мәкаләсе басылып чыга. Шул ук елның 20 мартында Мәскәүдә «Кечкенә иптәшләр» дип аталучы балалар журналының беренче саны дөнья күрә. Журнал гарәп язуында була. Беренче редакторы - Х. Курмаев. 1928 елдан «Кечкенә иптәшләр» латин графикасына күчеп, «Октябрь баласы» дип атала башлый. 1933 елда журнал Казанга кайта, «Пионер каләме»нә әверелә. 1941 елда, сугыш башлангач, журнал чыгудан туктала. Сугыш беткәч, 1952 елда ул «Пионер» исеме белән янә дөнья күрә. Ә 1957 елда, илдә «Пионер» исемле журналлар артык күбәеп китү сәбәпле, журнал исеме «Ялкын»га үзгәртелә. Еллар үткән саен “Ялкын”ның редакторлары алмашына бара.

Бүгенге көндә бу журналны яшүсмерләр бик яратып укыйлар. Китапханәгә бу журнал айга бер тапкыр килә, укучылар бик көтеп алалар. Китапханәдә "Ялкын" журналы буенча фикер алышулар булып узды.