Обзор детского журнала «Салават күпере»
«Салават күпере» журналын 1989 елда язучы Зиннур Хөснияр уйлап таба. Аның беренче саны 1990 елның март аенда чыга. Соңгы 30 ел эчендә Зиннур Хөснияр – бу уникаль журналның җитәкчесе, аны илһамландыручы һәм үстерүче. «Салават күпере» – бик популяр басма, аны һәр бала түземсезлек белән көтеп ала. Журналның тиражы даими югары саклана.
«Салават күпере» журналы нәни укучыларының кызыксыну даирәсен, теләк-омтылышларын, ихтыяҗларын канәгатьләндерү максатыннан чыгып әзерләнә. Әлеге басма сабыйларның дөньяны танып белү эшчәнлеген оештыруга, аларның физик, интеллектуаль һәм эмоциональ үсешен тәэмин итүгә, гаилә һәм әйләнә-тирә мохит белән гармонияле мөнәсәбәтләр урнаштыруга ярдәм итә.
Китапханәдә балаларны "Салават купере" ңурналы белән таныштыру булып узды. Балалар ңурнал биремнәрен бик теләп үттеләр, кроссворд чиштеләр, табышмакларга җавап эзләделәр.