Дубъязская сельская библиотека - филиал № 13

«Җырым белән җиңдем дошманны»

Муса Җәлил 1906 елда Ырынбур өлкәсе Мостафа авылында туа. Ул кече яшьтән үк зирәк һәм хыялга бай бала була. Күп укый, һәрнәрсәне белергә тырыша. Оста итеп мандолинада уйнарга өйрәнә. Рәсем ясарага ярата. 

Бу исемне телгә алуга, күз алдына ниндидер гадәттән тыш кеше килгәндәй була. Ул- ялкынлы шигырьләр язган шагыйрь дә, илнең азатлыгы өчен курку белмәс көрәшче дә, үлемне ирләрчә батыр каршылаган каһарман да. 

Китап укучыларыбыз игътибарына "Җырым белән җиңдем дошманны" дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкдим ителде.