Дубъязская сельская библиотека - филиал № 13

«Әкиятләр илендә»

Әкият – халкыбызның гаять кыйммәтле рухи байлыгы.  Әкият дигән сүз гарәпчә хикәят (сөйләп бирү, хикәя) сүзенең фонетик яктан үзгәрүе нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Өлкән буын вәкилләре арасында әкиятне хикият дип атаучылар әле бүген дә очрый. 

"Әкият" сүзен ишетүгә, безнең күз алдыбызга серле дөньясы белән нәкъ  менә тылсымлы әкият килеп баса һәм бу тикмәгә генә түгел: тылсымлы әкиятләр-әкият жанрының үзәге ул. Алар сан ягыннан да күп, күләмнәре дә зур, алар фантазиягә бай, кызык һәм мавыктыргыч.

Дөбъяз авыл китапханәсендә «Әкиятләр илендә» дип аталган информацион сәгать уздырылды. Балалар татар фольклоры белән таныштылар һәм дә туган телебез- татар телендә әкиятләр тынладылар.