Дубъязская сельская библиотека - филиал № 13

"Барлык музейлар бездә кунакта"

Бүген "Гөлчәчәк балалар бакчасында "Барлык музейлар бездә кунакта" дип аталган фестиваль булып узды. Бу фестиваль "Гөлчәчәк" балалар бакчасында алып барылган "Музей педагогикасы татар халкының телен, рухи мирасын һәм мәдәниятен саклау чарасы" дип аталган проект эш нәтиҗәсенең йомгаклау чарасы булды. 

Проектны тормышка ашыру дәверендә бакчанын музее яңартылды: матур итеп бизәлде, яңа экспонатлар һәм күргәзмәләр белән баетылды. Фестивальдә районыбыздан һәм күрше районнардан төрле музейлар катнаштылар. Шулай ук фестивальнен хөрмәтле кунагы язучы Рабит Батулла бакчада тәрбияләнүче балаларга һәм килгән кунакларга үзенең шәхси коллекциясендәге экспонатлар турында бик мавыктыргыч итеп сөйләде, татар халкының музыка коралларында уйнап күрсәтте.