"Татарлар булганда- Сабантуй бар"
13нче июнь көнне Дөбъяз авыл җирлегендә гөрләп халкыбызның милли бәйрәме- Сабан туе булып узды. "Сабан туе"- хылкыбызның һәр елны көтеп ала торган күркәм бәйрәмнәрнең берсе. "Эше нинди, ашы шундый"- дигән борынгылар. Сабан туе хезмәт сөючән, тырыш, уңган, булган Дөбъяз халкының күңелле итеп ял да итә белүләрен, җырга-моңга осталыгын, тапкырлык- зирәклеген, көч- кодрәткә ия булуларын тагын бер кат исбатлады. Бәйрәм бик күңелле узды.