Дубъязская сельская библиотека - филиал № 13

"Җырлы гомер- гамьле гомер"

27 апрель - Татарстаннын халык артисткасы Зөһрә Сәхәбиевага 70 яшь тула. 

Зөһрә Котдүс кызы Сәхәбиева- күренекле татар җырчысы, мөгаллим, ТАССРнын халык артисты. Зөһрә Сәхәбиева исемен ишетүгә һәркем хөрмәт, мәхәббәт хисләре тоядыр. Әлбәттә, Татарстаннын халык артистын Зөһрә ханымны хөрмәт итми булмый. Бөек, чын, милли җырчы, мәрхүм Хәйдәр Бигичевнын хатыны моңарга лаек. 

Шул уңайдан, китапханәдә бөек җырчы хөрмәтенә мәгълүмати күргәзмә оештырылды.