«Нәүрүз мөбәрәк булсын»
"Нәүрүз” сүзе фарсыча "яңа көн” дигәнне аңлата. Урта Азиядә, Иранда, Әфганстанда һәм кайбер башка илләрдә бик борынгыдан килгән Яңа елны каршылау бәйрәме ул. Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга – 21-22 мартка туры килә.
"Нәүрүз” бәйрәме- язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул. Шушы ямьле бәйрәм уңаеннан Дөбъяз мәдәният йортында «Нәүрүз мөбәрәк булсын» дигән концерт программасы булып узды.