«Агач- җимеше белән, кеше- хезмәте белән матур»
Җылы кояш нурларына төренеп, йөгерек гөрләвекләре белән йөгереп язның беренче ае- март та килеп җитте. Барыбызга да билгеле, әлеге айның иң олы бәйрәме- 8 март- Халыкара хатын-кызлар көне. Бу уңайдан, 6нчы март көнне Дөбъяз мәдәният йортында "Агач-җимеше белән, кеше- хезмәте белән матур" дигән тематик кичә булып узды.
Бу чарада Дөбъяз авылында гөмер итүче уңган, хезмәт сөючән, хөрмәткә лаек хатын-кызларыбыз үзләренең осталыкларын күрсәтте, серләре белән бүлеште. Алатны хөрмәтләп бик матур концерт программасы әзерләнгән иде.