«Иле барның- теле бар»
Туган тел! Бу сүз һәркем өчен кадерле, газиз! Чөнки тел- тормыш чыганагы, белем чишмәсе. Аңардан да көчле, татлы, назлы, ләззәтле тел бармы икән? Тел- ананың балага зур бүләге. Кешегә нәселнең, халкының асыл сыйфатларын иң әүвәл тел тәме, тел кодрәте ярдәмендә ана бирә. Туган телне белү кирәк.Чөнки туган телдә синең әби-бабаларын, әти-әниләрен, халкын сөйләшкән һәм сөйләшә.
21 февраль - Туган тел көне билгеләнә. Шул уңайдан, Дөбъяз авыл китапханәсендә "Теле барның- иле бар" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.