Дубъязская сельская библиотека - филиал № 13

«Халык җыены»

Гадәттәгечә, ел башында, авыл җирлекләрендә халык җыены уздыралар. 11 февраль көнне Дөбъяз авыл җирлегендә  халык белән очрашу булып узды. Җирле үзидәрә башлыгы Рамил Гәлиуллин узган 2020 елга нәтиҗә ясады, 2021 елга каралган исәпләр белән таныштырды. Районнан килгән hәр өлкә вәкиле халыкны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр. 

2021 ел Татарстанда туган телләр hәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Шул унайдан, җыенга килгән халык һәм район вәкилләре каршында "Гөлчәчәк" балалар бакчасы коллективы "Туган телем- иркә гөлем" дип аталган чыгыш ясады. Китапханә дэ читтә калмады, "Татар теле- дәүләт теле" дигән китап күргәзмәсе оештырды. Килгән кунакларга, хөрмәтле авылдашларыбызга туган телне саклау һәм үстерү һәр кешенең изге бурычы икәнне җиткерергә теләдек.