Дубъязская сельская библиотека - филиал № 13

«Туган тел hәм китапханә»

Туган тел – беренче мәртәбә әйләнә-тирәне танып белергә, һәр нәрсәне үз исеме белән әйтергә өйрәтүче, шулай ук әти-әниебез, гаилә белән аңлашу һәм дуслар, мәктәп белән аралашуда ярдәм итүче тел ул.  Туган телне онытмас, баетыр өчен беренче чиратта китап уку тора. Шуна курә, бугенгесе көндэ китапханәнен әһәмияте бик зур.

 21 гыйнвардан районыбызда Туган телләр айлыгы башланып китте. Шул форсаттан, Дөбъяз авыл китапханәчесе Гөлчэчэк балалар бакчасында Зурлар хэм Мэктэпкэ әзерлек төркемнәрендә «Туган тел хэм китапханә» дигән әңгәмә уздырды. Балалар китапханә тарихы белән таныштылар, зур кызыксыну белән китап алу кагыйдәләрен тыңладылар. Бергәләп кызыксынган сорауларга җавап таптылар. Алар арасында: Нәрсә ул китапханә? Кем ул китапханәче? Китапханәдә нишлиләр? Ни өчен китап укырга кирәк?- кебек сораулар булды. Эзләп тапкан җавапларыннан балалар бик канәгать калдылар.

Шулай ук, балалар бакчасында китап кургәзмәләре оештырылды: «Есть язык- есть народ»- русс телендә, «Иле барнын- теле бар»- татар телендә. Балалар уз төркемнэрендә укырга китаплар сайлап алдылар, матур рәсемнәре күзләрен җәлеп итте, китапка бик зур кызыксыну уянганы нык сизелде.