Высокогорская сельская библиотека - филиал № 11

"Хроника трагической судьбы "

Шагыйрь һәм прозаик Ибраһим Низами улы Салахов 1911 елның 30 августында хәзерге Казакъстан ССРның Күкчәтау шәһәрендә эшче гаиләсендә туган. Башта мәдрәсәдә, аннары туган шәһәрендәге җидееллык татар мәктәбендә белем алганнан соң, 1928—1931 елларда Казан педагогия техникумында укый. Шунда укыганда шигырьләре, әдәби парчалары белән яшьләр-балалар матбугатында катнаша башлый. Техникумны тәмамлагач, берникадәр вакыт «Яшь ленинчы», «Кызыл яшьләр» газетасы һәм «Пионер каләме» (хәзерге — «Ялкын») журналы редакцияләрендә әдәби хезмәткәр булып эшли, 1932 елда, армиягә алынып, өч елга якын Беренче татар укчы полкында башта рядовой, соңыннан «Укчы» исемле полк газетасы редакторы булып хезмәт итә. Армиядән кайткач, 1935—1937 елларда Казан дәүләт педагогия институтында укый. Бу чорда әдип «Ярату» исемле пьесасын, армия тормышына багышланган «Дуэль», «Мәхәббәт һәм өмет» исемле повестьларын яза, 1937 елда исә «Посттай исемле лирик шигырьләр җыентыгын бастырып чыгара.
1938 елдан башлап И. Салаховка озак еллар дәвамында әдәбияттан читтә яшәргә туры килә. Аның чираттагы дүртенче китабы — «Дала дулкыннары» дигән шигъри җыентыгы 1957 елда дөнья күрә.
Алтмышынчы-җитмешенче елларда әдип аеруча проза жанрында нәтиҗәле эшли. 1965 елда аның чирәм җирләрне күтәрүчеләрнең тормышын һәм хезмәтен чагылдырган «Күкчәтау далаларында» исемле романы басылып чыга. Әсәр укучылар тарафыннан яратып каршы алына һәм әдәби тәнкыйтьтә авторның бер уңышы итеп бәяләнә. Бу чорда ул шулай ук күп кенә хикәяләр («Төн кызы» җыентыгы), очерклар, «Мәхәббәт картаямы?» исемле повестен яза. И. Салахов әсәрләре тел-стиль җәһәтеннән һәм сурәтләнгән тормыш материалының үзенчәлекле булуы белән дә кызыклы. Алар-да дала табигатен, тугандаш казакъ халкының көнкүрешен, гореф-гадәтләрен тасвирлауга зур урын биоелә. Казакъ жырлары-үләңнәре, легендалары, мәкальләре, әсәр тукымасына нык керешеп, авторның хикәяләү стиленә дә үзгә бер яңгыраш алып киләләр.