Рафис Корбан - якташ шагыйрь
Тема: Рафис Корбан – якташ шагыйрь
1957 елның гыйнварында Дөбъяз районының Кече Битаман авылында колхозчылар гаиләсендә балалар шагыйре һәм драматург Рәфис Корбанов туа. Бу көнгә Кече Битаман китап бирү пунктында китап күргәзмәсе ясалды, анда язучының биографиясе һәм иҗаты күрсәтелде. Күргәзмәдә авылдаш авторның балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә әсәрләре тәкъдим ителде. Рафис Корбанов лирик һәм публистик шигырьләр авторы буларак та билгеле. Аның шигырьләренә композиторлар җырлар иҗат иткән. Китапханәче китап күргәзмәсенә күзәтү ясады, балалар шагыйрьнең яраткан шигырьләрен сөйләделәр, авылдаш шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында презентация карадылар.