Китап иленә рәхим итегез
Белем көне – 1 сентябрь, яңа уку елы башлануны символлаштыра. Кече Битаман китап бирү пунктында китап күргәзмәсе оештырылды. Биредә фәнни-популяр әдәбият белән танышырга мөмкин. Балаларга мәктәпкә әзерләнергә һәм бик күп кызыклы нәрсәләр белергә ярдәм итә торган китаплар бар. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар кече һәм урта мәктәп яшендәге балалар өчен каралган, әмма өлкәннәргә дә кызыклы булачак